Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районыннан фермер эре мөгезле терлекләр санын арттырган

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Татар Чыгылдысы авылыннан КФХ башлыгы Лилия Фәйзуллина үзләренең гаилә фермасында эре мөгезле терлекләр санын арттырган.

«Унбер баш яшь тана сатып алдык. Бүгенге көнгә аларның тугызы бозаулады инде. Бозаулары нык, таза», - дип сөйләде КФХ башлыгы.

Терлекләр санын арттырырга ниятләгәч, Лилия һәм Фәрит Фәйзуллиннар колхоз заманыннан калган дуңгызлар комплексын сатып алып, аны төзекләндерәләр: тәрәзәләрен, идәннәрен алыштыралар, бинаны эре мөгезле терлекләр өчен уңайлы итеп ясыйлар.

Хуҗалыкта бүгенге көндә 33 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 14 савым сыеры.

Терлекләр өчен 200 төргәк печән, 150 төргәк арпа һәм 50 төргәк бодай саламы әзерләнгән.

«Җәй көне һәр сыердан тәүлеккә уртача 22-24 литр сөт алынды, хәзер – 14-15 литр. Сөтне сөт җыючыга тапшырабыз, эремчек, каймак ясап та сатабыз», - ди Лилия Фәйзуллина.

Фермерның планында: савым сыерларын – 30 башка, ә эре мөгезле терлекләр санын 50 башка җиткерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International