20 гыйнварда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының килештерү комиссиясе утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисадһәм аграр үзгәртеп корулар буенча урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыклары Александр Дружин, Виталий Новичков,Әнис Закиров, «Татнефть» акционерлык җәмгыяте, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ, «ЦАС Татарский» ФДУ вәкилләре катнашты.
Утырышта юл, газ объектлары, энергетика комплекслары, башка җитештерү тармаклары биналары һәм корылмалары өчен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне вакытлыча биләгәндә яисә бүлеп алганда бозылган туфрак катламын рекультивацияләүгә чыгымнар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелгән зыяннар күләмнәрен билгеләү мәсьәләләре каралды.
2015 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелгән зыяннарның уртача күләмнәрен авыл хуҗалыгы культуралары һәм районнар кысаларында 10 % күләмендә индексацияләү һәм бозылган җирләрне биологик рекультивацияләү буенча карар ике вариантта кабул ителде: күпьеллык үләннәр чәчелгән җирләр буенча һәм ансыз, әмма органик ашламаларны кирәгеннән артык кертелгән җирләр буенча.
Утырыш кысаларында шулай ук килештерү комиссиясе утырышының 2 беркетмәсе төзелде, алар районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыкларына 2016 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенә китерелгән зыяннар буенча һәм бозылган җирләрне биологик рекультивацияләү буенча үзара исәп-хисаплар ясау өчен җибәрелә.