Татарстанның Балтач муниципаль районында хезмәтне саклау буенча укулар оештырылган

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бу елның 18 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районындаянваря хезмәтне саклау буенча укулар оештырылган һәм агросәнәгать комплексының эшче һөнәрләренә карата билгеләнгән хезмәтне саклау таләпләрен белүгә тикшерүләр үткәрелә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре өчен оештырылган курсларда үсемлекчелектә, терлекчелектә очрый торган зарарлы һәм хәвефле җитештерү факторлары белән, авыл хуҗалыгы техникасына хезмәт күрсәткәндә һәм эш барышында пестицидлар һәм агрохимикатлар кулланганда хезмәтне саклау таләпләре һәм кагыйдәләре белән таныштыралар.

Шулай ук эшләр башкарганда имин ысуллар һәм чаралар куллануга, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтүгә өйрәтү дә каралган.

Әлеге өйрәтү курслары АПК һөнәр берлекләре һәм эш бирүчеләр тарафыннан расланган укыту планы һәм программасы нигезендә үткәрелә. Төркемле лекцияләр (механизаторлар, сыер савучылар, эшче һөнәрләр) һәм хезмәткәрләр белән әңгәмәләр үткәрү, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның ЮХИДИ вәкилләре, Дәүләт техник күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре белән очрашулар каралган.

Оешмаларда хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен белүләрен тикшерү өчен эш бирүче боерыгы белән кимендә өч кешедән торган комиссия төзелә.

Тикшерү нәтиҗәләре беркетмәгә кертелә. Кагыйдәләр белүгә тикшерүне уңышлы узган хезмәткәргә эшләү өчен рөхсәт бирелә. Имтиханны үтә алмаган хезмәткәрләр бер айдан да соңга калмаган срокта белемнәр тикшерүне кабат узарга тиеш булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International