Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе уртак йомгаклау коллегиясе үткәрделәр

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында ике күзәтчелек органы - Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге органының (Россельхознадзорның) Татарстан Республикасы идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе уртак йомгаклау коллегиясе үткәрделәр. Ведомстволар җитәкчеләре 2015 елга йомгаклар ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр.

Йомгаклау киңәшмәсендә Россия Авыл хуҗалыгы күзәтчелеге органы җитәкчесе Сергей Данкверт, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Владимир Боровой һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Киңәшмәдә нотыклар белән Ветеринария һәмфитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясадылар.

Алмаз Хисаметдинов үз нотыгында бер ел дәвамында ведомство тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды. Ул терлекләрдәге котыру авыруына аерым игътибар бирде. Мәсәлән, 2015 елда Татарстан Республикасының 42 муниципаль берәмлегендә 317 шундый очрак билгеләнгән, бу 2014 елга караганда 2,4 мәртәбә күбрәк. 2015елда республикада белгечләр тарафыннан терлекләрдә котыру авыруын профилактикалау буенча ике айлык эш башкарылган.

Нотыкчы агымдагы елдагы яңалыкларны гамәлгә ашыру планнарын игълан итте. Аерым алганда, иткә, ит продуктларына ветеринария-санитария тикшерүе уздырганда кулланыла торган ветеринар келәймәләренең яңа исемлеге раслану турында әйтте ул.

Ул кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә кагылды. Хәзерге вакытта ветеринария белгечләренең уртача яше 49 яшь, эшкә урнашкан вакытта яшь белгечләргә өстәмә финанс ярдәме күрсәтелүгә дә карамастан, яшьләр килергә бик ашкынып тормый. Югары уку йортын тәмамлап кайткан белгечкә өч ел дәвамында төп хезмәт хакына 10 мең өстәлә, махсус урта белемгә ия булган белгечкә 8 мең сум өстәмә акча түләнә, махсус әзерлексез хезмәткәргә 5 мең сум өстәлә. Моннан тыш, югары уку йортын тәмамлап, эшкә урнашырга кайткан белгечкә бер мәртәбә матди ярдәм күрсәтелә. А. Хисаметдинов әйтүенчә, соңгы дүрт айда эшкә 54 белгеч алынган, әмма авылларда барыбер ветеринарлар җитешми.

Нотыкчы шулай ук ветеринария буенча йөртелә торган документларны электрон рәвештә тутыру мәсьәләләренә тукталды. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хайваннарны исәпкә алуга кагылышлы “Барс” мәгълүмат-аналитик системасы турында сөйләде. 2015 ел ахырына программага республика буенча барлык эре мөгезле терлекләр кертелеп бетте.

Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов чыгышыннан күренгәнчә, Россиядә азык-төлеккә эмбарго кертелгәннән соң, күзәтү органының роле шактый арткан. Узган ел идарә тарафыннан 4 меңнән артык контроль-күзәтү чарасы башкарылган, алар барышында закон бозуның 1,6 мең очрагы ачыкланган, административ хокук бозулар турында 1,2 мең беркетмә төзелгән, штраф санкцияләренең гомуми күләме 8 млн сумнан арткан.

Узган ел идарә белгечләре тарафыннан, республика ветеринария хезмәте белән берлектә, республика территориясендә Африка дуңгыз чумасын профилактикалау буенча шактый күп эш башкарылган. 2016 елда хайваннар арасында котыру, туберкулез һәм лейкоз кебек йогышлы авыруларны профилактикалау эшләрен көчәйтергә кирәк, дип саный докладчы.

Нурислам Хәбипов шулай ук Татарстанга 2015 елда Германиядән һәм Нидерландиядән 250 мең башка якын кош-корт, Норвегиядән 40 баш дуңгыз, Франциядән 800 куян һәм Голландиядән 11 нәселле үгез кайтарылу турында да әйтеп узды.

Сергей Данкверт һәм Владимир Боровой, Татарстанның күзәтчелек ведомстволары эшенә югары бәя бирде һәм әлеге органнарның хезмәткәрләре үзара гына түгел, ә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә, дип билгеләп үтте. Шул ук вакытта алар кадрлар белән тәэмин ителешкә игътибар бирергә, ветеринар кадрларын әзерләү системасын яңадан карарга кирәклеге турында әйттеләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үз чыгышында ике структура өчен 2016 елга конкрет бурычлар куйды. Ул бурычларның берсе - терлекчелек комплексларында, шулай ук республиканың торак пунктларындатерлекчелекне үстерүгә тоткарлык тудыра торган туберкулез, лейкоз һәм котыру авыруларын мөмкин кадәр тиз арада бетерү.

Моннан тыш, министр милекчеләрнең җиргә мөнәсәбәтләренә карата борчылу белдерде. «Җир -республикада иң кыйммәтле нәрсә», - диде ул. Шуңа күрә 2016 елга төп бурыч - авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмыйча ята торган җирләрне эшкә җигү буенча тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк.

Киңәшмә ахырында эшләрендә аеруча зур тырышлык күрсәткән хезмәткәрләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International