Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының “Кыят” ААҖендә авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауга кыр эшләре тәмамлануга, расланган график буенча керешкәннәр.
Техниканы вакытында һәм сыйфатлы ремонтлау максатында монда хезмәт өчен түләү һәм мотивация буенча күрсәтмәләр, ремонтланган авыл хуҗалыгы машиналарына техник таләпләр эшләнә, ремонтланган техниканы кабул итү буенча хуҗалык белгечләреннән комиссия төзелә.
Хуҗалыкта 9 хезмәткәрдән торган 4 звено авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау белән шөгыльләнә, шулардан икесе даими эшли.
Бу елның 10 гыйнварына тырмалау һәм әйләндереп салу агрегатларының, үзебезнең культиваторларның әзерлеге 100%. Остаханәдә "СЗ-3,6" ашлык чәчкечләрне ремонтлау төгәлләнеп килә (14 берәмлектән 13 әзер), 16 культиватордан 15 әзер. Тагылма техниканы 1 февральгә әзерләп бетерергә планлаштыралар.
Бер үк вакытта тракторларны ремонтлау да бара, 23 тән 21 ремонтланган. Тракторлар паркын, аларга техник хезмәт күрсәтүне башкарып, 1 мартка әзерләү планлаштырыла.
"Кыят" ААҖ хезмәткәрләре тырмаларны транспортировкалау өчен көчәйтелгән кысалар куеп үз көчләре белән 8 чылбыр әзерләгәннәр – бу бер кырдан икенче кырга күчкәндә вакытны әзрәк сарыф итү мөмкинлеген бирә. Шулай ук үзләре 550 мм диаметрдагы торбалардан торган, ГАЗ автомобиленең тәгәрмәч бүкәне белән 4 әйләндереп салу агрегаты эшләгәннәр, алар инде 2 ел уңышлы кулланыла һәм әлегә аларга ремонт та кирәкми.
Ремонтлау остаханәсен буш тотмас өчен тагылма азык җыю техникасын ремонтлауга да керешкәннәр. Хуҗалыкта запас частьләргә өзеклек булмый, әле складта кайбер запас детальләр дә бар.
Ремонтлаучыларга нәтиҗәле эшләү өчен бөтен шартлар тудырылган, алар махсус кием, кирәкле инструментлар һәм җайланмалар белән тулысынча тәэмин ителгән.