Кичә, 19 гыйнварда, Апас муниципаль районы Мәдәният йортында зона семинар-киңәшмәсе узды, анда авыл хуҗалыгы җитештерүе мәсьәләләре һәм алдагы елларга тармакны үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.
Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары, Апас, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Чүпрәле, Зеленодольск, Кама Тамагы, Тәтеш муниципаль районнары башлыклары, "Ак Барс” холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.
Түгәрәк өстәл янында республика АПКындагы эшләрнең торышы турында кызыктыргыч сөйләшү булды. Марат Әхмәтов ирешелгән уңышлар, узган ел йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар турында сөйләде.
«Елны шактый уңышлы тәмамладык - авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен чагыштырма бәяләрдә - 5%ка, шул исәптән үсемлекчелек тармагын - 10%ка, барлык категория хуҗалыкларда терлекчелек тармагын 5%ка арттыра алдык», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
2016 елда без үсемлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен һәм товарлылыкны арттыру бурычын куйдык, дип билгеләп үтте министр.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы җитештерүе буенча тәҗрибә уртаклаштылар һәм аның нәтиҗәлелеген арттыру юллары буенча фикер алыштылар.