Татарстанда GPS системаларын гамәлгә кертәләр

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Республикада GPS нигезендә төгәл игенчелек системаларын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла. Заманча киң колачлы, энергия куәте көчле булган, югары җитештерүчәнлекле агрегатларга ягулык чыгымнарын, аларның кайда булуларын күрсәтә торган датчиклар куелачак, бу авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә техниканың бушка басып тору очракларын һәм ягулык-майлау материалларын тоту чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Бүгенге көндә 859 йөк автомашинасына, 1118 тракторга, 126 үзйөрешле сиптергечкә, 336 ашлык җыю һәм 68азык җыю комбайнына шундый системалар куелган.

Бу юнәлештә Татарстанның Азнакай, Актаныш, Арча, Тукай һәм Чистай районнары аеруча актив эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International