Аксубай муниципаль районының Әхмәт авылыннан фермер Валентин Гришаков ит җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.
Ул шушы авылда туып үскән, аннары Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә эшләгән, пенсиягә чыкканнан соң кабат туган ягына әйләнеп кайткан.
«Авылга кайтып, ташландык ферма сатып алдым. Аны рәткә кертер өчен күп көч куярга туры килде», - дип сөйләде Валентин Гришаков. Аннары ул 11 баш сарык сатып ала, тора-бара аларның саны 160 башка кадәр җитә, 2015 елда ул тагын берничә сыер да сатып ала, хәзер аның гаилә фермасында 18 эре мөгезле терлек исәпләнә.
Хайваннарны азык белән тәэмин итәр өчен фермер 50 гектар җирдә күпьеллык үлән, солы, арпа үстерә. Кырда һәм фермада эшләү өчен техникасы - «ДТ-75», «МТЗ-82» тракторлары, «КамАЗ» автомобиле,комбайны бар.
Аның әйтүенчә, итне урнаштыруда да проблемалар юк. Валентин Гришаков тагын өстәмә биналар, терлекләрне тоту урыннары, ашлык саклау складлары төзегән.
Авыл эшкуары эре мөгезле терлекләр санын 100 башка җиткерергә уйлый һәм “Яшь фермер” программасында катнашуга гариза биргән.