Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Чаллы-Икмәк” заводын модернизацияләүнең барышы белән танышты

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

18 гыйнварда Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Чаллы-Икмәк» заводында булды, анда ул икмәк-күмәч әзерләү буенча яңа җитештерү комплексының эше белән танышты.   Монда аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов каршылады.   

Яңа линияне карау барышында Рөстәм Миңнехановка яңа куәтләрне гамәлгә кертүнең вакыт ягыннан азраксузылуы турында әйттеләр: үз продукциясенә ихтыяҗ була торып та, завод барлык клиентларны товар белән тулысынча тәэмин итә алмаган. 2015 ел ахырында тәүлеккә 18 тонна икмәк җитештерерлек яңа җитештерү комплексы гамәлгә кертелә, шуның аркасында сату базарын тагын да киңәйтү мөмкинлеге барлыкка килгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әлеге инвестиция проектын гамәлгә ашырганда заманча технологияләрнең кулланылуы турында хәбәр итте. Яңа җайланмалар үзебездә - Россиядә җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов предприятие җитәкчелегенең булган куәтләрне системалы яңарту эшләрен уңай бәяләде. Шуннан соң ул, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры белән бергә, яңа комплекста пешерелгән икмәктән авыз иттеләр.

«Чаллы-Икмәк» АҖ Татарстан Республикасының икмәк пешерү лидерларының һәм Чаллы шәһәренең бюджетны тулыландыра торган эре предприятиеләренең берсе.

Җитештерү цехларының гомуми мәйданы - 23 590 кв. м.

2015 ел йомгаклары буенча 26 965 тонна икмәк-күмәч һәм 5 897 тонна кондитер әйберләре җитештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International