ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 2015 елның 14 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне узачак.

Татарстанның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре өч ел рәттән җитештерү күрсәткечләренә бәйле булмаган ярдәм күрсәтүгә РФ федераль бюджетыннан субсидияләр алалар (аны гектарлы ярдәм дип тә атыйлар).

Ярминкәләрдә 16 муниципаль районы катнашты, 233 сәүдә челтәре корылган иде. 


12
декабрь, 2015 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районыннан яшь фермер Артур Мөхәммәҗановсезонга 30 мең каз һәм үрдәк үстергән. 

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы АПКның яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәребуенча иң яхшы» республика конкурсында җиңүчеләр Германиядә стажировка узалар.


11
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 8-11 декабрендә Мәскәүдә «Иминлек һәм хезмәтне саклау-2015» XIX Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә уза.


10
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә 2016 елда Татарстан Республикасы территориясендә Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны әзерләү һәм уздыру буенча Республика комиссиясе утырышы булды.

Террористик актлар кылуны булдырмау һәм республика идарә органнарының, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең һәм оешмаларының төрле гадәттән тыш хәлләргә оператив игътибар итүгә әзерлеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2015 елның 8 декабрендә275/2-пр номерлы «Минераль ашламаларның һәм үсемлекләрне яклау чараларының сакланышын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында» боерык чыгарды.

9 декабрьдә Казанда IT-парк мәйданчыгында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган түгәрәк өстәл узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International