«Чаллы элеваторы» ААҖендә яңа ашлык киптерү комплексы төзелә башлады.
Бүгенге көнгә ашлык киптерү һәм чистарту буенча элеваторның куәте тәүлеккә 2700 тонна тәшкил итә. Бер үк вакытта 105,5 мең тонна ашлык саклап була. Яңа комплекс төзелеп беткәч, элеваторның куәте тагын да артачак, анда ел саен 290 мең тоннадан 320 мең тоннага кадәр ашлык кабул итеп булачак.
«Ашлык киптерү комплексын төзү – предприятиене модернизацияләүнең 10 елга исәпләнгән (2007 елдан башлап) проектын төгәлләү этабы ул. 2015 елда сәгатькә 4 тонна пар чыгара торган казан һәм үсемлек мае җитештерү участогындагы бетон мәйданчык модернизацияләнде. Шулай ук икенче катнаш азык заводында кислоталарны дозировкалауның заманча линиясе урнаштырылды һәм беренче заводның идарә итү һәм автоматлаштыру системасы камилләштерелде», - дип сөйләде «Чаллы элеваторы» ААҖ директоры Исхак Шәйхетдинов.
Элеватор структурасына керүче катнаш азык заводларының гомуми җитештерү күләме 2015 елда 361,35 меңтоннага җиттте, бу 2014 елга караганда 23,58%ка күбрәк. Шулай ук предприятие составына керүче рапс мае җитештерү цехы да тармакның югары технологияле участокларының берсе. - Цехта салкын юл белән сыктыру технологиясе буенча май алырга мөмкинлек бирә торган заманча җайланма урнаштырылды. Рапс маен еллык җитештерү күләме 5,2 мең тонна тәшкил итә, ә сыгынтысын - 9,8 мең тонна.