«Сәйдәшев ис. АХҖ» ҖЧҖ – Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы хуҗалыклары арасында бер сыердан савыла торган сөт күләме буенча алдынгыларның берсе.
«Һәркөнне 11250 литр сөт савыла, ягъни уртача бер сыердан - 18,1 литр сөт. Майлылыгы 3,8 процентлы сөт «Челны-Холод» комбинатына тапшырыла. Җитештерүдә иң мөһиме - кешеләр. Шуңа күрә барлык күрсәткечләр һәм уңышлар турыдан-туры хуҗалыктагы белгечләрнең дә, эшчеләрнең дә үз вазыйфаларын намуслы башкаруларына бәйле. Аларның барысы да хезмәт сөючән һәм үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар», - дип сөйләде «Сәйдәшев ис. АХҖ» ҖЧҖ җитәкчесе Марат Сафин.
Мерәс авылында урнашкан терлекчелек комплексында 310 савым сыер бар. Аларны ике сменада икешәр кеше сава. Хуҗалыкта терлекләрне ашату технологияләренә зур игътибар бирелә, терлекләрнең рационы микро-һәм макроэлементлар белән баетыла.
«Бүгенге уңышлы эшләвебезнең аерым сере юк, сөт сыерның телендә, дип әйтәләр бит. Сыерлар катгый график буенча савыла, азык сыйфаты яхшы», - диде ферма мөдире Гөлназ Мөхәммәтдинова.
«Мин монда ун елдан артык эшлим инде. Эшемне яратып башкарам, яңа комплекс төзелгәч, эшләргә тагын да күңеллерәк булып китте», - дип сөйләде сыер савучы Галия Хәмитова.