Татарстан вәкилләре «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенның финалында катнашалар

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Экспертное жюри «Яшь фермер» IV интеллектуаль уеннның икенче этабында җиңүчеләрне билгеләде. Әлеге проект Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

«Яшь фермер» IV интеллектуаль уены студентларда авыл хуҗалыгын бизнес-планлаштыру, менеджмент,икътисад һәм авыл хуҗалыгы оешмаларына идарә итү, мәгълүмат җыю һәм анализлау, идарәчел карарлар эшләү һәм командада эшләү күнекмәләре булдыру максатларында үткәрелә.

Уенның беренче этабы быел Россия Федерациясенең 48 субъектында узды. Проектның башлынгыч этабында 41 аграр югары уку йорты, 29 урта һөнәри уку йорты студентлары һәм 6 укучылар биригадасы катнашты. Урта һөнәри уку йортларының чыгарылыш студентларыннан, аграр югары уку йортларының студентларыннан һәм аспиранталарыннан, укучылар бригадаларыннан оешкан командалар компетентлы төбәк жюриларынаүзләренең бизнес-идеяларын тапшырдылар һәм ярышларда катнаштылар.

Уенның I этабында җиңүчеләр үзләренең бизнес-планнарын эксперт комиссияләре әзъзаларына җиткерү өчен конкурсның оештыру комитетына җибәрделәр. Эксперт комиссиясе составы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Россиянең крестьян (фермер)хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, «Росагролизинг» АҖ, «Россельхозбанк»АҖ, Бөтенроссия авыл хуҗалыгы икътисадый фәнни-тикшеренү институты, «Умартачылык буенча фәнни-тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесе һәм «Лелечи» ҖЧҖ вәкилләреннән тора.

Экспертлар бизнес-проектларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр: бизнес-планның гамәлгә ашырыла торган булуы, максатка ярашлылыгы, нәтиҗәлелеге; географик җирлеккә бәйләнешлелеге (гамәлдәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм башка оешмалар белән кооперациягә керүен исәпкә алып); инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге; ресурсларны комплекслы файдалану;бизнес-планның икътисадый һәм юридик нигезлелеге.

Комиссия төбәк этапларда җиңүчеләрнең конкурска тапшырылган 83 эшеннән иң яхшы 31 проектны сайлап алды – әлеге бизнес-планнарның авторлары 2016 елның апрелендә Мәскәүдә «Яшь фермер» IV интеллектуаль уенның финалында очрашачаклар.

Җиңүчеләр арасында – Татарстан Республикасыннан ике команда бар. Берсе - ”Казан дәүләт аграр университеты” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесеннән (Анастасия Мартьянова, Резеда Гыйлемҗанова һәм Айдар Мотыйгуллин, проект - «Бакча җиләген җитештерү һәм сату эшкуарлыгын үстерү»),  икенчесе - «Габдулла Тукай ис. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы» дәүләт һөнәри урта белем бирү учреждениесеннән  (Илназ Хафизов, Гөлназ Газизова, Зөһрә Сираҗиева һәм Фирүзә Халикова, проект - «Сөт һәм ит терлекчелеге продукциясен сату эшкуарлыгын үстерү»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International