Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышы узды.
Чарада Татарстан Дәүләзт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышын Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Собраниегә юлламасында 2020 елга эчке базарны тулысынча үзебезнең азык-төлек белән тәэмин итү бурычы куелганын искә төшерүдән башлады. Моның өчен үзебезнең авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, саклау, эшкәртү технологияләрен, шулай ук чәчү һәм нәсел фондын булдырырга кирәк, диде ул.
«Азык-төлек иминлеге азык-төлек белән тәэмин ителешнең билгеле бер дәрәҗәсенә ирешү генә түгел ул, ә шулай ук халык аннан файдалана алсын өчен икътисадый мөмкинлек тудыру да, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. - Һичшиксез, азык-төлек белән тәэмин итү мәсьәләсе бер төбәк дәрәҗәсендә генә хәл ителә алмый – ул гомумдәүләт мәсьәләсе. Шулай да, безнең эшнең төп юнәлешләре азык-төлек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттырудан, халыкның азык-төлекне күбрәк куллануын арттырудан, җитештерелә һәм кулланыла торган продукциянең сыйфатын яхшыртудан, шулай ук бу өлкәдә нәтиҗәле идарә итүне оештырудан гыйбарәт булырга тиеш».
Президент Россиягә каршы санкцияләр шартларында авыл хуҗалыгында импортны алмаштыру мөмкинлекләре мәсьәләсендә территориаль анализ уздыру мөһимлеген билгеләп үтте. Бу азык-төлек продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасының запас частьләре буенча импортны алмаштыруга кагыла. “Тулаем алганда, республикада җитештерүчеләрнең технологик чылбыры турында төгәл мәгълүмат юк”, - дип белдерде ул. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, орлыклар импортына бәйлелек җитди проблема тудыра. Россия орлык базарында абсолют импортер булып кала. Импорт һәм экспорт нисбәте 97:3.
Президент республикада шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны кимүе турында да борчылуын белдерде. 2010 елдан 2015 елга кадәр сыерларның, дуңгызларның, сарыкларның баш саны кимегәнен билгеләп узды. Республика башлыгы әйтүенчә, былтыр шәхси ярдәмче хуҗалыклар ала торган кредитлар саны да 6 мәртәбә кимегән. “Бүген кредитлар буенча югары процент ставкалары һәм аларны алу буенча катлаулы шартлар сакланып кала. Кызганычка каршы, безнең үтенечләрне ишетмәделәр”, - диде ул. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов узган ел азагында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга дәүләт ярдәме буенча республикада закон кабул ителгәнен искә төшерде. “Әгәр продукциянең 50 проценты шәхси хуҗалыкларда җитештерелсен дисәк, бу тема игътибар үзәгендә булырга тиеш. Бүгенге катлаулы шартларда авыл җирлегендә шәхси хуҗалык белән шөгыльләнү отышлы булсын өчен шартлар тудырырга кирәк”, - диде ул.
Президент кооперация үсеше турында да әйтеп узды. “Кооперативларны үстерү төп продукция җитештерүчеләрнең санын арттыру, җитештерелгән продукциягә гадел бәя кую мөмкинлеген бирә”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатенә бәйле тагын бер җитди проблемага тукталды. Ул гражданнарның кеременә бәйле рәвештә куллану дәрәҗәсенең түбәнрәк баскычка төшүен билгеләп узды. Президент әйтүенчә, бу юнәлештә азык-төлек үтемлелегенең яңа формаларын эзләргә, башка төбәкләр тәҗрибәсен актив өйрәнергә кирәк.
Республика җитәкчесе муниципаль берәмлекләр буенча туклану продуктларына бәяләр төрлелеге проблемасын да читтә калдырмады. Аның әйтүенчә, бу эш өчен җаваплы булган башкарма хакимият органнарының оештыру структураларын оптимальләштерү мәсьәләсе туа. Рөстәм Миңнеханов бәяләр аерылырга тиеш түгел дип саный.
Татарстан Республикасы Президенты, чыгышын тәмамлап, фальсификацияле сөт продукциясенең шактый күп булуын да билгеләп үтте.
«Республиканың үзен азык-төлек белән тәэмин итүе һәм аның агросәнәгать комплексын үстерү турында»гы нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
«Азык-төлек иминлеге төшенчәсе - шактый киң масштаблы категория, безнең бурыч - республиканы тулысынча үзебезнең азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү, моның өчен республиканың ресурслар куәтен мөмкин кадәр киңрәк файдаланырга кирәк», - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Республикада 3,3 млн. га чәчүлек җире бар. «Татарстанда иң күп санда эре мөгезле терлек бар - 1 миллион баштан артык, 500 мең баш дуңгыз, 357 мең баш сарык һәм кәҗә, 16 миллион баштан артык кош-корт», - дип билгеләп үтте министр.
Илнең 2,3% чәчүлек җирләре Татарстанда, һәм Татарстан аның 4% авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә.2015 елда 1,7 млн. тоннадан артык сөт, 468 мең тонна ит өчен тере үлчәмдә терлек, 3,6 млн. тонна ашлык, 1,5 млн. тонна бәрәңге, 1170 мең данә йомырка, 2 млн. тонна шикәр чөгендере, 386 мең тонна яшелчә җитештерелгән.
«Җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясе күләме республиканы төп продуктлар белән тәэмин итү өчен җитәрлек. Соңгы елларда яшелчә белән тәэмин итүне дә 64%тан 83%ка җиткердек», - дигән мәгълүмат бирде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Министр сүзләренә караганда, Татарстанда минималь продукт кәрзине Идел буе федераль округында (ПФО), шулай ук Россиядә иң түбәннән санала. Гыйнвар ае йомгаклары буенча ул 3205 сум тәшкил итә (ПФОда – 6 урында, РФ буенча әлеге күрсәткеч - 3650 сум ПФОда - 3293 сум).
«2015 елда техник модернизацияләүгә инвестицияләр күләме 11 миллиард сум тәшкил итә. Шундый ук күләм бу елге да салынган», - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Соңгы ике елда Татарстанда сөт продукция ассортименты 20%ка артты, кондитер буенча - 15%ка.
«Бездә хәзер эре мөгезле терлек, дуңгыз, кош итен эшкәртү өчен иң яхшы технологияләр, катнаш азык, он җитештерү, май эшкәртү буенча заманча предприятиеләр бар. Әмма сөт продукция һәм бәрәңге эшкәртүне модернизацияләргә кирәк әле», - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
«Тәҗрибәдән күренгәнчә, кризис чорында авыл хуҗалыгы ярминкәләре халыкка зур ярдәм», - дип өстәде ул.
2015 елда Казанда һәм Чаллыда уздырылган ярминкәләрдә 1,5 млрд. сумлык продукция китерелгән һәм сатылган.
«Республикада ит җитештерүне шактый арттырырга мөмкинлек бирә торган күләмле проектлар бар. Аларны«Камский Бекон» ҖЧҖендә, «Чаллы — Бройлер» ҖЧҖендә гамәлгә ашыру планлаштырыла”, - диде Марат Әхмәтов.
Авылда кече хуҗалыкларны үстерүгә ярдәм итүнең 20дән артык юнәлеше бар, узган ел ярдәм итү күләме 2 млрд. сумга якын булды. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар сөт юнәлешендә мини-фермалар төзү программасында катнашалар, 2015 елда шундый 351 ферма төзелде. 2016 елга 2000нән артык заявка бар.
«Билгеләнгән бурычларны уңышлы үтәү өчен бер-ике ел булса да табигать шартларының имин булуы кирәк. Һәр ел безнең өчен – 30 млрд. керем яисә чыгым. Ә бу бик яхшы инвестиция ресурсы. Шуңа күрә безнең һәркайсыбыз өчен быел икмәкле ел булсын иде дигән теләктә калам!», - диде чыгышының ахырында Марат Әхмәтов.