Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агросәнәгать комплексының авыл хезмәтчәне-крестьянга һәйкәл кую өчен иң яхшы эскизга конкурс уздыру турында игълан итә.
Җиңүченең эскизы буенча Казансу яры буенда Игенчеләр паркында (Игенчеләр сарае янында) скульптур композиция торгызылачак.
Конкурста барлык теләүчеләр катнаша ала. Проект авторының заявкасында түбәндәге белешмәләр булырга тиеш: фамилиясе, исеме, атасының исеме, элемтә өчен телефон номеры.
Конкурсның шартлары:
1. Проектны югары профессиональ дәрәҗәдә башкару, сәнгать образы аша авыл хезмәтчәне-крестьянның (крестьян гаиләсенең) мәһабәтлеген (монументальлеген) һәм бөеклеген чагылдыру;
2. Һәйкәлнең үлчәмнәре тирә-юньдәге архитектура киңлегенә туры килергә тиеш;
3. Проектка аның документациясен әзерләүгә, һәйкәлне эшләүгә һәм урнаштыруга, аның территориясен төзекләндерүгә чыгымнарның алдан исәпләнгән сметасы өстәлеп бирелергә тиеш. Һәйкәлне эшләүгә смета
Россия Федерациясе территориясендә сынлы сәнгать әсәрләрен эшләүнең хакын билгели торган МДС 81 -42.2008 методикасы буенча исәпләнергә тиеш.
“Агросәнәгать комплексының авыл хезмәтчәне һәйкәленә иң яхшы эскиз” конкурсына заявка” тамгасы белән үз проектларыгызны 2016 елның 29 апреленә кадәр түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: 420014, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 416 каб. йә электрон почтага: Ilsur.Kamaltdinov@tatar.ru.