Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында Шикәр бәйрәме узды

2016 елның 22 марты, сишәмбе

Узган атнада Зәй шәһәрендә Шикәр бәйрәме узды, анда 2015 елгы җитештерү алдынгылары - «Агросила Групп» ЯАҖ һәм «Зәй шикәре» ААҖ эшчеләре һәм белгечләре җыелган иде.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗнов, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Россиянең Шикәр җитештерүчеләр берлеге идарәсе рәисе урынбасары Сергей Миронов, «Челтәр компаниясе» ААҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Агросила Групп» ЯАҖнең генераль директоры Фәнис Газетдинов, «Зәй шикәре» ААҖнең генераль директоры Шамил Минһаҗев,агрохолдинг һәм агрофирмалар җитәкчеләре һәм белгечләре һәм башкалар катнашты.

«Зәй шикәре» ААҖ Татарстанда шикәр җитештерүче иң эре предприятие. 2015 елда 1 млн. тоннадан артыкшикәр чөгендере эшкәрткән, 127 мең тонна шикәр комы җитештергән һәм Россиянең иң яхшы заводлары рәтенә кергән. Заводка төп чимал бирүче - «Агросила Групп» ЯАҖ, аңа Зәй, Сарман һәм Тукай районнарыагрофирмалары керә. Агрохолдингта шикәр чөгендерен җитештерү күләмнәре елдан-ел арта бара.

Чара барышында тармакта иң югары күрсәткечләргә ирешкән һәм продукция җитештерүгә үзләреннән зур өлеш керткән хезмәтчәннәргә аларның намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр һәм матур теләкләр теләделәр.

Район башлыгы Рәзиф Кәримов шикәр чөгендерен җитештерүгә үзләреннән өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.

Министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов «Агросила Групп» ЯАҖ эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Шикәр бәйрәме» - бу бик матур хезмәт бәйрәме», - дип билгеләп үтте ул.

Агрохолдингның һәм шикәр заводының күп хезмәткәрләре Мактаулы грамоталар, Татарстан Республикасы Президентының, Россия Шикәр җитештерүчеләр берлегенең, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, «Агросила Групп» ЯАҖнең һәм «Зәй шикәре» ААҖнең рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Республиканың иң яхшы артистлары һәм районның иҗат коллективлары кунакларга бүләк итеп күңелле концерт номерлары күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International