Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының «Аксу Агро» ҖЧҖ терлекчеләре һәркөнне 22 тоннадан артык сөт савалар. Район буенча бүгенге көндә тулаем савым 68 тонна тәшкил итә.
«Аксу Агро» ҖЧҖендә 3800 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 1600 – савым сыерлары.
«Терлекләрнең сакланышы - тотрыклы. Бу – селекция-нәсел эшен, сыерларны ясалма орлыкландыруны оста алып бару, терлекләргә сыйфатлы азык ашату нәтиҗәсе, - дип билгеләп үтте агрофирманың генераль директоры Вәлиҗан Җәләлетдинов. - Без таналарны сайлаганда, аларның яхшы табыш китерә торган сыйфатлары буенча алабыз. Терлекләрнең сәламәтлеген һәм аларны ашатуны квалификацияле белгечләр тикшереп тора».
Монда сөтнең бер өлешен яшь бозауларга эчерәләр. Терлекчелек комплексында сөт пастерелизацияләнә яиcә ул бозаулар өчен сөтне алыштыра торган биологик һәм энергетик баетылган кыйммәтле азыкка әверелә.«Кормоняня» автоматлаштырылган системасы теге яисә бу бозауның күпме сөт эчкәнен, өстәмә алганын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә. Компьютерда хайван турында бөтен мәгълүмат бар: аның нинди җенестән булуы, яше, токымы, күпме сөт эчәргә, өстәмә алырга тиешлеге - барысы да күрсәтелә», - дип сөйләде бозау караучы Рушания Яруллина.