Узган атна ахырында “Кукмара аграр көллияте” дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының кукмара штп.ында мәктәпләрдә булдылар.
“Кукмара аграр көллияте” дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә һөнәри юнәлеш буенча төрле эшләр башкарыла, ааларның максаты – урта һөнәри белем бирүне популярлаштыру, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү.
Көллиятттә һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге гомуми белем бирү мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирү генә түгел, ә студентларны һөнәри үстерүгә дә юнәлдерелгән.
Агитбригада составында - иҗтимагый тәртипне саклау буенча яшьләрнең һәм студентлар оешмаларының «Форпост» Республика үзәге һәм Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе командаларыннан активистлар. Алар, мәктәпләргә чыгып, укучыларга белем бирү учреждениесе, уздырыла торган чаралар, “Кукмара аграр көллияте” дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә үзләштерелә торган һөнәрләр һәм белгечлекләр турында сөйлиләр. Мондый очрашуларда концерт номерлары белән үзешчән артистлар дакатнаша.