Кичә, 21 мартта, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2016 елга авыл хуҗалыгы культуралары орлыкларын сынау мәсьәләләре комиссиясе утырышы узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, «Госсорткомиссия» филиала ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Сергей Турнин, «ТатНИИСХ» ФДБФУнең Селекция һәм орлыкчылык үзәге җитәкчесеАйтуган Хаҗиев, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров,Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, «ТатНИИСХ» ФДБФУ галимнәре һәм селекционерлары, дәүләт сорт участоклары мөдирләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре белгечләре катнашты.
2016 елга авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау планы турындагы нотык белән «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Сергей Турнин чыгыш ясады. Ул бөртекле, кузаклы, ярма, техник һәм азык культураларының Татарстан территориясендә сынау өчен сайлап алынган перспективалы сортларын атады.
Быел грунтта сорт контролен уздыру өчен билгеләнгән культуралар җыелмасы киңәйтелә – сабан бодае һәм арпадан тыш, тагын кукуруз һәм борчак өстәлә. Бу культуралар Арча һәм Чистай дәүләт сорт сынау участокларында сынау узачаклар.