Татарстанда 2016 елның 2 аенда инвесторларның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 94,5 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 102%), 20 мең тонна терлек ите (101%) һәм 31,5 мең тонна кош ите (108%) җитештерелгән.
Республикада гыйнвар-февраль айларында сөт җитештерү 6%ка арткан (+ 10 мең тонна).Сөт буенча иң күп артым - «Минзәлә таңнары» АФ” ҖЧҖендә (узган елның шушы чорына карата 130%), «Союз-Агро» ҖЧҖ - (116%). «Сөт иле» ҖЧҖендә сөт кимегән (- 901 тонна), «Татплодовощпром» АҖендә 139 тоннага кимегән.
Савым сыерларының продуктивлылыгы ягыннан Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» АПК ҖЧҖ аерылып тора - 1527 кг, аннары рейтингта Татарстан Республикасы Апас муниципаль районының «Экомол-Н» ҖЧҖ - 1085 кг, «Кулон» АФ ҖЧҖ - 1076 кг. 2016 елның 2 аенда бер сыердан уртача савым республика буенча 801 кг тәшкил итте. Иң түбән күрсәткечле предприятиеләр: «Сөтиле» ҖЧҖ - 530 кг, «Арча» ҖЧҖ - 671 кг, «Нурлат сөте» ҖЧҖ - 524 кг, «Союз-Агро» ҖЧҖ - 781 кг, «Красный Восток» агрохолдингы» ААҖ - 791 кг, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Кармалы» АФ” ҖЧҖ - 715 кг.
Ит җитештерү күләмнәрен арттырдылар: «АГРО-Инвест» идарәчел компаниясе” ҖЧҖ (129%), «Органик Групп» ҖЧҖ ИК (131%), «Минзәлә таңнары» АФ” ҖЧҖ (146%). Ит җитештерү түбәндәгеләрдә кимеде:«Сервис Агро» ҖЧҖендә - 23%ка, Әлмәт муниципаль районының Токарликов ис. ААҖендә - 23%ка, Түбән Кама муниципаль районының «Нефтехимагропром» ҖЧҖендә - 18%ка.
Татарстанда эре мөгезле терлекләр һәм дуңгызлар саны узган елгы дәрәҗәдә. Түбәндәге предприятиеләрдә узган ел белән чагыштырганда эре мөгезле терлекләр саны артты: «Союз-Агро» ҖЧҖ (+ 1%), «Минзәлә таңнары» АФ” (+ 7%), «ТатАгрохим» ААҖ (+ 19%), «Органик Групп» ҖЧҖ ИК (+ 4%).
Терлекләр саны кимеде: Токарликов ис. ААҖендә - 18%ка, Рәхимов ис. АХП ҖЧҖендә - 17%ка, «Кармалы» АФ” ҖЧҖендә - 12%ка.
Республикада 26,7 мең баш бозау туган, бу узган елның шушы чорына караганда 6%ка әзрәк. Дуңгыз балалары 2%ка арткан.
Узган ел белән чагыштырганда бозаулар буенча иң яхшы күрсәткечләр: «Союз-Агро» ҖЧҖендә (116%).Түбән күрсәткечләр: «Сервис Агро» ҖЧҖендә (78%), «Лениногорский» АФ” ҖЧҖендә (77%), «Агросила групп» ЯАҖендә (93%).
«Сөт иле» ҖЧҖендә 8%ка кадәр бозаулар үлгән, «Экомол-Н» ҖЧҖендә - 13%, «Красный Восток» агрохолдингы» ААҖендә - 8% (туган бозауларга карата процентларда).