ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан районнарында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү буенча эш дәвам итә, ул 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр барачак.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә актив әзерләнәләр.

Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Наратлы-Кичү авылында Миңненаил Вәлиев крестьян-фермер хуҗалыгында 70 баш эре мөгезле терлек бар, шул исәптән 30 баш савым сыерлар.


27
февраль, 2016 ел
шимбә

«Казань» агросәнәгать паркы эше турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Узган атнада «Русский соболь» ФДУП базасында (Мәскәү өлкәсе) «Кыйммәтле читлек җәнлеге мехы – 2016» махсуслаштырылган XVIII смотр-конкурсы узды.

Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Чүти авылыннан Әсхать Закиров үз шәхси хуҗалыгында 14 баш эре мөгезле терлек асрый, шул исәптән 5 савым сыеры, тагын аты һәм 8 оя умартасы бар.


26
февраль, 2016 ел
җомга

Татарстанның муниципаль районнарында 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнү буенча эш дәвам итә.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Саба муниципаль районында булды һәм район Советы утырышында катнашты, анда 2015 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары тыңланды һәм 2016 елга бурычлар билгеләнде.

Татарстанда авыл хуҗалыгы машиналарын язгы чәчү эшләренә әзерләү дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International