Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан культуралары 1749,2 мең гектар мәйданда чәчелде

2016 елның 23 мае, дүшәмбе

2016 елның 23 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1749,2 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 98,6% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1659,8 мең га булган.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 1049,7 мең  га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата  99,9% (2015 елда - 1046,6 мең га). Ашлык кукурузы - 91,3 мең  га яисә 89,5%(2015 елда - 35,1 мең га), силос өчен кукуруз - 150,6 мең га яисә 95,4% (2015 елда - 143 мең га).

Рапс 95,2 мең  га яисә   82% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 55,9 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 104 мең га яисә  фаразга карата 94,1% (2015 елда - 53,6 мең га).

Шикәр чөгендере 63 мең  га яисә  планнан 99,3% мәйданда чәчелгән (2015 елда – 57,1 мең га).

Бәрәңге   7,1 мең га яисә планнан 80,6% мәйданда утыртылган (2015 елда - 5 мең га).

Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 244,7 мең га яисә 90,6% мәйданда чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International