Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Австрия Республикасы Федераль советында Австрия халык партиясе (ÖVP) вәкиле, Федераль совет әгъзасы Фердинанд Тифниг белән очрашты.Очрашу Игенчеләр сараенда узды.
Анда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева,Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Эшлекле мәгълүмат һәм тышкы икътисадый эшчәнлек департаменты җитәкчесе Дмитрий Шевелев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының финанс бүлеге башлыгы Марсель Мәхмүтов һәм башкалар катнашты.
Очрашу башында анда катнашучылар бу көннәрдә Казанда бара торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» Халыкара икътисадый саммиты чаралары турында сөйләштеләр.
Аннан соң мөхтәрәм кунакларга Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының торышы һәм казанышлары турында фильм күрсәтелде.
Австрия Республикасының Федераль советы вәкиле Фердинанд Тифниг үзләренең Татарстан белән хезмәттәшлек итүләренә шат булуларын белдерде. Австрия АПКсын тасвирлап, ул күбрәк терлекчелек тармагының алга киткән булуын билгеләп үтте.
Николай Титов 2016 елның 30 июненнән 2 июленә кадәр уза торган «Идел буенда халыкара кыр көннәре-2016» күргәзмәсе турында сөйләде. Министрның беренче урынбасары Австрия компаниясен күргәзмәдә катнашырга чакырды.
Очрашу барышында яклар арасындагы үзара хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
Бүген Австрия Республикасы делегациясе вәкилләре Казан мэриясендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында очрашуларда булдылар. Австрия Республикасы вәкилләренең делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашу көтелә.