2016 елның 23 маеннан 27 маена кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында АПК оешмаларында азык җыю техникасының һәм азыксаклагычларның 2016 елгы азык әзерләү сезонына әзерлегенә смотр-конкурслар узачак. Максат – терлек азыгы әзерләү эшләренә әзерләнү дәрәҗәсен арттыру.
Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге, «ТатНИИСХ» ФДБУ, «Россельхозцентр» ФДБУ, «Татарский» агорхимия хезмәте үзәге» ФДБУ, АПК предприятиеләре хезмәткәрләре һәм башка белгечләр керә.
Комиссия бурычлары арасында - машина-трактор паркының әзерлеген, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешен, үсемлекчелек һәм азык җитештерү буенча чараларның вакытында башкарылуын билгеләү һәм башкалар.
Тикшерү көнендә хуҗалыктагы барлык тагылма һәм үзйөрешле азык җыю техникасы күрсәтелергә тиеш. Шунда ук эшкә рөхсәт документлары белән барлык механизаторлар да (сменалап эшләүчеләр дә) булырга тиеш.
Татарстан Республикасы муниципаль районының иң күп балларны җыйган ике АПК оешмасы конкурста җиңүчеләр булып танылачак.