20 майда «Казан» халыкара ат спорты комплексында «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2016» халыкара икътисадый саммиты кысаларында ат чабышлары көне узды. Шунда ук саммит кунакларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәсми кабул итү оештырылды.
Чарага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар килгән иде.
«Казан» халыкара ат спорты комплексы фойесында республика авыл хуҗалыгы тармагы продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Монда килүчеләр «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ, «Питрәч» сәүдә йорты»ҖЧҖ, «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ, «Нәфис-Биопродукт» ААҖ, «Просто молоко» ИК» ҖЧҖ,«Рамай» фермер хуҗалыгы» ҖЧҖ, «Куян нәсел заводы» ЯАҖ, «Алабуга ит-консерв комбинаты» ААҖ,«Умартачылык идарәсе» ДБУ продукциясеннән авыз итә алдылар.
Барысы 7 чабыш булды, 7 чабышның гомуми приз фонды 1,4 млн. сум тәшкил итте (һәр чабышның призы - 200 мең сум).
Чабышларда менге токымыннан (атланып йөри торган) чистаканлы гарәп атлары катнашты. Чабышның дистанциясе - 1 000 метрдан 2 000 метрга кадәр.
Беренче һәм алтынчы чабышларда Фриенд энд фазер исемле көрән (гнедой) айгырда һәм Кавказ кызы исемле көрән (гнедой) биядә мастер-жокей Александр Иванской җиңү яулады. Өченче һәм җиденче чабышта мастер-жокей Мырзабәк Кaппушeвның атлары (җирән айгыр Эмпакт һәм көрән (гнедой) айгыр Рашен глим) ике җиңү китерде.
Икенче чабышта мастер-наездник Геннадий Большаковка Доллар чип исемле тез аяклы көрән (гнедой) айгыр җиңү китерде, дүртенче чабышта - халыкара класслы мастер-наездник Юрий Репинга көрән айгыр Стирлинг Динамо, бишенче чабышта өченче категория жокей Айрат Ишназаровка көрән айгыр Реал навигатор җиңү китерде.