Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: сабан культуралары 1738,6 мең гектар мәйданда чәчелде

2016 елның 21 мае, шимбә

2016 елның 20 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 1738,6 мең га мәйданда чәчелде, бу планнан 98% тәшкил итә. Узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 1593,3 мең га булган.

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 1047,1 мең  гамәйданда чәчелгән яисә фаразга карата  99,7% (2015 елда - 1035,5 мең га). Ашлык кукурузы - 90,7 мең  га яисә88,9% (2015 елда - 34 мең га), силос өчен кукуруз - 147,6 мең га яисә 93,5% (2015 елда - 118,2 мең га).

Рапс 93,9 мең  га яисә   80,9 % мәйданда чәчелгән (2015 елда - 45,6 мең га), май орлыгы өчен көнбагыш - 103,2 мең  га яисә  фаразга карата 93,4% (2015 елда - 49,1 мең га).

Шикәр чөгендере 63 мең  га яисә  планнан 99,3% мәйданда чәчелгән (2015 елда - 57 мең га).

Бәрәңге   6,8 мең га яисә планнан 77,4% мәйданда утыртылган (2015 елда – 3,7 мең га).

Берьеллык үләннәр һәм катнаш азык 243,7 мең га яисә 90,2% мәйданда чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International