Бу елның 20 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Нармонка»ҖЧҖ кырында импортны алыштыру максатында «Казан сугару техникасы заводы» ҖЧҖендә җитештерелгән су сиптерү машинасы файдалануга кертелде.
Аны гамәлгә кертү чарасында «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, «КЗОТ» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Идрисов, «Татмелиоводхоз» идарәсе» ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин һәм башкалар катнашты.
«КЗОТ» ҖЧҖ белгечләре Глеб Аржаков, Ренат Залаков һәм Әнвәр Мәкъсүмов машинаның ничек эшләвен һәм кырда төрле юнәлештә хәрәкәт иткәндә аның белән ничек идарә итәргә кирәклеген күрсәттеләр.
«КЗОТ» ҖЧҖ генераль директоры Рамил Идрисов, машинаның 70%тан артыграгы үзебездә җитештерелә, шул исәптән комплектлаучы частьләрнең 59% Татарстан территориясендә («Алмәт торба заводы» ААҖ, «Татметалл» ААҖ, «Түбәнкамашина» ҖАҖ, «Казаноргсинтез» ҖАҖ, «Ак Барс Металл» ҖЧҖ, «Кварт» АҖ, «Таткабель» ҖЧҖ, «Электроцентр» ҖЧҖ) эшләнә. Алга таба җитештерүнең 75-80%ка кадәрен үзебездә булдыру планлаштырыла.
Су сиптерү машиналары бөртеклеләргә, яшелчәләргә һәм техник культураларга, күпьеллык үләннәргә һәм көтүлекләргә, шулай ук башка биек сабаклы культураларга да сиптерү өчен кулланылачак. Аның бәясе чит ил аналоглары белән чагыштырганда 30-35%ка арзанрак.
Машина әлеге төр техникага куела торган барлык техник һәм технологик таләпләргә туры килә. Россиядә аның аналоглары юк әле. Стандарт машинаның озынлыгы 464 метр, сиптерү мәйданы 64 га тәшкил итә.