Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлек азыгы әзерләү техникасын һәм азыксаклагычларны 2016 ел сезонына әзерләү буенча 23 майдан 27 майга кадәр смотр-конкурслар уздыру өчен муниципаль районнарга чыгу мәсьәләләре хакында киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары ТәлгатьТаһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Ришат Хәбипов, Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге, «ТатНИИСХ» ФДБУ, «Россельхозцентр» ФДБУ, «Татарский» агорхимия хезмәте үзәге» ФДБУ, АПК предприятиеләре белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында комиссияләр белгечләренә үзйөрешле чапкычларның, азык җыю комбайннарының һәм башка тагылма азык җыю техникасының әзерлегенә, хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә, азык җитештерү мәсьәләләренә һәм механизаторларны матди кызыксындыру чараларына игътибар итәргә кирәклеге турында әйтелде.
Татарстан Республикасы муниципаль районының иң күп балларны җыйган ике АПК оешмасы конкурста җиңүчеләр булып танылачак.
Чарада катнашучылар шулай ук Ленинград өлкәсендә азык әзерләү һәм чәчүлекләрне яклау тәҗрибәсе белән таныштылар.