Татарстан Республикасында сабан чәчүе 1,7 мең гектар мәйданда, ягъни барлык мәйданның 97%ында башкарылды. Соңрак чәчелә торган культураларның, бәрәңге һәм яшелчәләрнең дә соңгы гектарлары чәчелә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. «Республикада чәчү төгәлләнде диярлек», - диде ул.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
1,7 млн. гектар чәчүлектән бөртекле сабан культуралары - 1045 мең га (99%), шикәр чөгендере - 63 мең га (99%), көнбагыш - 103 мең га (93%).
Туфрактагы продуктив дымлылык 171 мм.-дан 107 мм.-га кадәр
Марат Әхмәтов әйтүенчә, икенче мөһим мәсьәлә - терлек азыгы әзерләү. Кайбер районнар - Сарман, Зәй,Тәтеш, Мамадыш, Минзәлә, Лениногорск, Алексеевск муниципаль районнары - терлек азыгы әзерләүгә керештеләр инде.
«Киләсе атнада без барыбыз беренче чабым күпьеллык үләннәр әзерләүгә керешергә тиеш, - дип әйтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ул 500 мең гектарга якын. Азык сыйфаты - терлекләрнең үрчеме дә, сакланышы да һәм продукция сыйфаты да».
Аннары Марат Әхмәтов агымдагы елның 4 аенда авыл хуҗалыгы җитештерүенә йомгаклар белән кыскача таныштырп китте, күбрәк - терлекчелек тармагы турында сөйләде.
Барлык категория хуҗалыклар буенча тулаем продукция күләме 52,9 млрд. сум тәшкил итә, узган ел белән чагыштырганда - 102,0%. Шуннан авыл хуҗалыгы берләшмәләренә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларына -33,4 млрд. сум, нашәхси ярдәмче хуҗалыкларга 19,5 млрд. сум туры килә.
Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында 2016 елның 1 маена 755 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән сыерлар - 249,8 мең баш, дуңгызлар - 444,8 мең баш, сарыклар - 57,2 мең баш, кәҗәләр - 6,3 мең баш.
Тулаем республика буенча эре мөгезле терлекләр саны кимемәде, сыерлар һәм дуңгызларның баш саны артты, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Кайбер районнарда, башкалар белән бер үк шартларда булуга карамастан, системалы эшләү нәтиҗәсендә тулаем терлекчелек продукциясе хакы индексының 8%тан 17%ка кадәр артуы күзәтелә. Болар – Әтнә, Теләче,Кукмара, Питрәч, Ютазы, Минзәлә, Чүпрәле муниципаль районнары.
«Бүген сөткә сатып алу бәяләре узган елга караганда 1,5-2 сумга кыйммәтрәк. Һава шартлары һәм үсемлекләрнең чыгышы да әлегә безнең файдага, дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Бу - сөт җитештерүе өчен зур көч бирә. Бигрәк тә сезонара кыр эшләрен башкару өчен ул бердәнбер чыганак булган хуҗалыкларга. Шуңа күрә моннан файдаланып калырга кирәк», - диде министр.