Узган атна ахырында Сарман муниципаль районы “Җәлил” агрофирмасы ҖЧҖенең Иске Минзәләбаш җәйге лагеренда машина белән сыер саву осталары һәм эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар конкурсы узды.
Конкурста катнашучылар башта теоретик сорауларга җаваплар бирделәр. Практик өлештә сыер савучылар саву аппаратын сүтеп җыю буенча биремнәрне үтәделәр, ә эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологлар ясалма орлыкландыру буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Ярышлар йомгаклары буенча сыер савучылар арасында беренче урынны “Сарман” агрофирмасы ҖЧҖеннән Резидә Мортазина алды, икенче урында - Халисә Галимова (“Җәлил” агрофирмасы ҖЧҖ), өченче урынга ДамирәМөхәммәтҗанова чыкты (“Сарман” агрофирмасы ҖЧҖ). Эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча технологларарасынннан беренче урынга Людмила Гимадиева чыкты (“Җәлил” агрофирмасы ҖЧҖ), икенче урында -Эльза Ямалетдинова («Родные края - Туган як» агрофирмасы ҖЧҖ), өченче урында - Гөлназ Смакова («Нуркәй» агрофирмасы ҖЧҖ).
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм «Агросила групп» (“Агрокөч-төркем”) ЯАҖ генераль директоры Фәнис Газетдинов җиңүчеләрне котлап, аларга грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Аерымноминацияләр буенча да бүләкләр булды.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин мондый конкурсларның нәтиҗәле эшләү өчен зур этәргеч бирүен билгеләп үтте.