ООО «Ягодная долина» (“Җиләкле алан”) ҖЧҖендә быел 80 гектар карлыган утыртырга планлаштыралар

2016 елның 24 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының «Ягодная долина» (“Җиләкле алан”) ҖЧҖендә бу елның көзендә 80 гектар карлыган утыртырга планлаштыралар.

Әлмәт районының Ямәш авылында урнашкан хуҗалыкта 20 га мәйданда җиләк һәм 15 га мәйданда кура җиләге үстерәләр.

«Җиләкләр кышны яхшы чыктылар. Хәзерге вакытта эш бик күп», - ди хуҗалык җитәкчесе Илдар Ситдиков.

Аның сүзләренә караганда, Татарстан Республикасы Зеленодольск районындагы плантацияләрдә күптән түгел 5 га карлыган утыртканнар. Монда 6 га мәйданда кура җиләге һәм 3 га мәйданда җиләк үстерәләр. Көзге чорда 40 га карлыган һәм 15 га кура җиләге утыртырга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International