Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Болар - «Добрая Казань» («Игелекле Казан») коммерциячел булмаган хәйрия оешмасы карамагында булган 43 актив волонтер.
Бүген «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү буенча еллык белем бирү процессы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ профессоры Валентин Шилов, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан умартачылар катнашты.
“Касперский лабораториясе” халыкның белемен арттыру буенча өченче ел рәттән “Цифрлы ликбез” бөтенроссия агарту проектында катнаша. Яңа сезонда компания «Цифрлы икътисад» коммерциягә карамаган автоном оешма (АНО) белән бергә, Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлар министрлыгы катнашында, «Белешмәләр икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итү йөзеннән актуаль кибер янаулар турында видеороликлар әзерләгән.
15 марттан Татарстан Республикасында гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый, алар Казанда 12 мәйданчыкта, Чаллы шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Зеленодольск шәһәрендә 2 мәйданчыкта, Түбән Кама шәһәрендә 2 мәйданчыкта һәм Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында 1 мәйданчыкта узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Мордовия Республикасында булды. Аның белән бергә министр урынбасары Дмитрий Яшин да бар иде.
“АПК продукциясе иминлегенең һәм сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы 2025 елда Кытай Халык Республикасына ашлык һәм аның эшләнмәләре продуктларын экспортлау өчен предприятиеләрне аттестацияләүгә әзерләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән актив эш алып бара.
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте. Республика җитәкчесе төбәкнең икътисадый үсеше, махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучыларга ярдәм итү, Луганск Халык Республикасының (ЛНР) шефлыкка алынган Лисичанка һәм Рубежное шәһәрләрендә алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Шулай ук Рәис Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының торышы һәм тармакта ирешкән уңышлар турында мәгълүмат бирде:
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде. Чара «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды.
Кичә XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены кысаларында Министрлыкта «Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән алып сатуга кадәр» дигән темага дискуссия мәйданчыгы оештырылды. Форумда катнашучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш перспективалары турында фикер алыштылар һәм хуҗалык алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Советының “Авыл хуҗалыгы” юнәлеше буенча комиссия утырышы узды. Видеоконференцэлемтә режимында анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.