Бүген «Үзәк кулланучылар җәмгыяте» КҖ (ПО) базасында Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең гомуми хисап җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге идарәсе рәисе урынбасары Виталий Бродский, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов катнаштылар.
Бүген XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының рәсми ачылышы булды. Форумда катнашучыларның географиясе елдан-ел арта. Быелгы чарага илебезнең 48 төбәгеннән 900гә якын кече бизнес алып баручылар һәм фермер хуҗалыклары эшлеклеләре җыелды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районында булды. Сәфәрдә аның белән бергә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин йөрде.
Узган атнада Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында умартачылыкны үстерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Галимов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һәм умартачылар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы ветераннары Илгиз Кыямов һәм Наил Харрасовны котладылар.
Бүген «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча умартачыларның квалификациясен күтәрү буенча еллык белем бирү процессы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының умартачылык һәм аквакультура секторы мөдире Динард Гатауллин, «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү ФДБМУ профессоры Валентин Шилов, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан умартачылар катнашты.
«Сөт Институты» ҖЧҖ дәүләт, фән һәм бизнес кооперациясен көчәйтүгә, тармакның продуктивлыгын һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән агротехнологияләрне үстерү, алдынгы технологияләрне һәм агроинновацияләрне җитештерүгә кертү өчен заманча белем бирү форматларында тармак чаралары уздыра.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү, ашламалар туплау, шулай ук көзге культураларның торышы турында сөйләде.
Язның беренче көннәреннән үк бакчачылар, дача һәм йорт яны бакчалары хуҗалары яңа сезонга әзерләнә башлыйлар. Язын яшелчәләр утырту өчен теплицаларны һәм туфракны дөрес һәм вакытында әзерләү мөһим. Моны ничек һәм кайчан эшләсәң яхшырак була соң, нинди ашламалар кулланырга? Бу хакта “Россия авыл хуҗалыгы үзәге”нең («Россельхозцентр») Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова сөйләде.
12-14 февральдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә агросәнәгать комплексы казанышларының «Казан Агро» махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе узды. Быел чара, Казанның авыл хуҗалыгында инновацияләр үзәге буларак ролен ассызыклап, исемен һәм форматын яңартты.