“АПК продукциясе иминлегенең һәм сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы 2025 елда Кытай Халык Республикасына ашлык һәм аның эшләнмәләре продуктларын экспортлау өчен предприятиеләрне аттестацияләүгә әзерләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән актив эш алып бара.
2024 ел йомгакларыннан күренгәнчә, Кытай фитосанитария таләпләренә туры килүен бәяләү өчен филиалның аккредитацияләнгән сынау лабораториясе катнашында 52 күчмә чара үткәрелде. Нәтиҗәдә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсенә Кытайга бодай, арпа, борчак, он һәм үсемлек мае экспортерлары исемлегенә кертү өчен 21 предприятиегә карата уздырылган тикшерү актлары җибәрелде, белешмәләр «Цербер» мәгълүмат системасына кертелде.
“60,4 мең га кыр, шулай ук 292,3 мең кв.м склад һәм предприятиеләр янәшәсендәге территорияләр тикшерелде. Карантин объектлары ачыкланмады, бу карантин фитосанитария торышы турында бәяләмәләр бирергә мөмкинлек бирде. Әлеге документ бөртекле продукцияне Кытай Халык Республикасына экспортлауга хокук бирә”, - дип сөйләде филиалның инспекция органы җитәкчесе Светлана Белова.
2024 елда барлыгы 52 бәяләмә бирелгән: 31 – бодай, арпа, борчак, җитен, көнбагыш, рапс һәм рыжик орлыклары өчен, 21 – складлар һәм чәчүлекләр өчен.
Кытайга ашлык экспортлауга карата төп таләпләр, шулай ук продукцияне Кытай Халык Республикасы базарына чыгару өчен гамәлләр алгоритмы “АПК продукциясе иминлегенең һәм сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы вәкилләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашындагы эшлекле очрашуларда һәм киңәшмәләрдә даими аңлатыла.
“Язгы чәчүгә әзерләнүгә бәйле рәвештә, Татарстанның агросәнәгать предприятиеләре һәм кече хуҗалыклар вәкилләрен Кытайның баш таможня идарәсенең орлык материалына карата булган фитосанитария таләпләре, шулай ук ашлык җитештерүчеләр, эшкәртүчеләр, саклаучылар һәм экспортерлар өчен мәҗбүри чаралар кызыксындыра”, – диде Светлана Белова.
Экспортлана торган продукция КХРның фитосанитария таләпләренә туры килергә һәм Кытай өчен карантин куркынычы тудырырлык зарарлы организмнар булмаска тиеш. Моның өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләре ел дәвамында түбәндәгеләрне башкарырга тиеш:
- орлык материалына фитосанитария тикшерүе үткәрергә;
- бөртекле культуралар чәчүлекләрен вегетация стадиясендә тикшерергә;
- ашлык складларын һәм ашлык саклагычларны тикшерергә;
- феромон тозаклар кулланып, Трогодерма (Тrogoderma) кебек бөртеклеләрне зарарлаучыларны мониторингларга;
- ашлык саклана торган урыннарны карантин фитосанитар зарарсызландыруга профилактика уздырырга.
Моннан тыш, ашлыкны саклау һәм транспортлау процессында да чистартырга киңәш ителә. Биг-бэгларда (коелучан йөкләр өчен йомшак контейнерларда) ташыганда, капларда, җитештерү урыны, предприятиенең исеме һәм адресы кытай телендә күрсәтелеп, төгәл маркировка булырга тиеш. Кытай Халык Республикасына җибәрер алдыннан ашлыкка башлангыч һәм соңгы фитосанитар экспертиза үткәрелә.
Белгечләр шулай ук, КХР Баш таможня идарәсенең 248 нче боерыгы нигезендә җитен, көнбагыш, карабодай һәм солы экспортлауны планлаштыручы предприятиеләргә «CIFER» системасында теркәлергә кирәклекне искәртәләр.
КХРның ашлыкка карата барлык таләпләре белән Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең рәсми сайтында (www.fsvps.ru) «Экспорт/Импорт/Кытай/Экспорт зерна» бүлегендә танышырга мөмкин. CIFER системасыннан файдалану буенча кулланма «Экспорт/Импорт – Китай – Экспорт» бүлегендә урнаштырылган. Өстәмә мәгълүматны “АПК продукциясе иминлегенең һәм сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләреннән алырга мөмкин: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 20а.
Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.