Бүген Россия Президенты Владимир Путин Кремльдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабул итте. Республика җитәкчесе төбәкнең икътисадый үсеше, махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучыларга ярдәм итү, Луганск Халык Республикасының (ЛНР) шефлыкка алынган Лисичанка һәм Рубежное шәһәрләрендә алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Шулай ук Рәис Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының торышы һәм тармакта ирешкән уңышлар турында мәгълүмат бирде:
“Авыл хуҗалыгы буенча, әйтүемчә, тулаем төбәк продукты үсеше ун процент тәшкил итә. Без эре сөт җитештерүчеләр рәтендә - сөт җитештерү буенча без илдә беренче урында барабыз, бәрәңге җыю буенча - икенче урында, шикәр чөгендере буенча – җиденче урында, йомырка буенча унлыкта торабыз. Авыл хуҗалыгы продукциясе 341 миллиард сумлык җитештерелгән”, - диде Рөстәм Миңнеханов.