Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Советының “Авыл хуҗалыгы” юнәлеше буенча комиссия утырышы узды. Видеоконференцэлемтә режимында анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Авыл территорияләрен үстерү агентлыгы» ФДБУ директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рената Бибарсова фермерлыкны һәм кооперацияне үстерү перспективалары, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.
«Фермерларга ярдәм итү системасын төзү һәм авыл кооперациясен үстерү чаралары АПК дәүләт программасының «АПК тармакларын үстерү» федераль проекты составына кертелде, бу авыл хуҗалыгында яшь эшкуарларга ярдәм итүнең бердәнбер механизмын һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүнең төп инструментын саклап калырга мөмкинлек бирде», — дип ассызыклады Рената Бибарсова.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Селекция һәм орлыкчылык департаменты директоры урынбасары Александр Шкарин үзебезнең селекциянең һәм генетиканың үсеш перспективалары турында сөйләде.
Үсемлекчелек, үсемлекләрне механикалаштыру, химияләштерү һәм яклау департаменты директоры урынбасары Павел Бурак Россия агросәнәгать комплексында үзебезнең техниканы куллану һәм авыл хуҗалыгы техникасына утилизация җыемын арттыру турында сөйләде.