Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Мордовия Республикасында булды. Аның белән бергә министр урынбасары Дмитрий Яшин да бар иде.
Мордовия Республикасы Хөкүмәте Йортында Марат Җәббаров Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оператив штабының язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча уздырылган киңәшмәсендә катнашты.
Чара Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут рәислегендә узды. Оператив штаб составына шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне яклау департаменты җитәкчелеге, Россия Федерациясе субъектлары җитәкчелеге вәкилләре, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиллеге вәкиле кергән иде.
Оксана Лут сүзләренә караганда, быел чәчүлекләрнең гомуми мәйданы узган елга караганда күбрәк булыр дип фаразлана – 84 млн га чамасы, шулардан 55,8 млн га – сабан культуралары мәйданнары. Майлы һәм азык культуралары, шикәр чөгендере, яшелчә һәм бәрәңге чәчүлекләрен арттыру планлаштырыла.
Оксана Лут аграрийларны матди-техник ресурслар белән, беренче чиратта, чәчү материалы белән вакытында тәэмин итәргә кирәклеген ассызыклады. Соңгы ике елда үзебезнең орлыклар белән тәэмин итү сизелерлек арткан һәм, якынча исәпләүләр буенча, 2024 елда ул 67,6%ка җиткән. Шикәр чөгендере, көнбагыш һәм рапс буенча шактый алга китеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы, үзебезнең орлыкларга күчү буенча системалы эш барлык төбәкләрдә дә дәвам итәргә тиеш, дип билгеләп үтте.
Марат Җәббаров шулай ук Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин рәислегендә узган Идел буе федераль округы төбәкләренең язгы чәчү кампаниясенә әзерләнү мәсьәләләре буенча округ киңәшмәсендә дә катнашты.
Андрей Разин АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләренең игътибарын чәчүлек мәйданнарының фаразланган структурасын һәм минераль ашламалар сатып алу планын үтәү зарурлыгына, дәүләт ярдәме чараларын алучыларга вакытында җиткерү, шулай ук янгын куркынычсызлыгы чараларын башкару кирәклегенә юнәлтте.
Киңәшмә барышында Марат Җәббаров Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренә әзерлекнең барышы турында сөйләде. «2025 елга чәчүлек мәйданын узган ел дәрәҗәсендә саклап калырга планлаштырабыз - 2 млн.741 мең га, сабан культураларын чәчү 1 млн. 787 мең га мәйданда башкарылачак, бөртеклеләр мәйданы 1 млн. 406 мең га булачак, шул исәптән көзге культуралар - 475 мең га», - диде министр.
Татарстан Республикасында бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 122% тәшкил итә, 346 мең тонна орлык бар.
Министр сүзләренә караганда, республика буенча тракторларның әзерлеге - 88%, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы – 90%. Авыл хуҗалыгы оешмаларында түбән басымлы шиналарда 233 үзйөрешле сиптергеч бар, 678 тагылмалы һәм асылмалы минераль ашламалар сиптергеч бар, бүгенге көнгә аларның әзерлеге 98% тәшкил итә.
Эш сәфәре кысаларында Марат Җәббаров Мордовия Республикасында 2008 елдан бирле Россия һәм Белоруссия авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары белән иң эре тәэмин итүче «Аграрный Ресурс» компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Предприятие «Гомсельмаш», «МТЗ», «Петербург трактор заводы», «Казаньсельмаш», «БДМ-Агро», «Алмаз» заводларының, «Бобруйский Агромаш» ААҖнең рәсми дилеры булып тора.
Министр заманча саклау системалары белән җиһазландырылган өсте ябык складны, техниканы капиталь ремонтлау, КПП, ДВС, ягулык аппаратурасы, участокларын, гидравлика һәм электрика һәм төяү-бушату җайланмаларын карап чыкты, шулай ук техниканы ремонтлау һәм аңа хезмәт күрсәтү буенча өстәмә цех һәм төп участок янәшәсендәге территориядә запас частьләр склады төзелеше белән кызыксынды.