Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Болар - «Добрая Казань» («Игелекле Казан») коммерциячел булмаган хәйрия оешмасы карамагында булган 43 актив волонтер.
Һәр хатын-кыз Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатыннан лалә чәчәкләре бәйләме һәм «Очень важная корова» һәм «Васькино счастье» сөт продуктлары җыелмасы алды. Ундүрт ананың гаиләсе күпбалалы, аларда 3-6 бала тәрбияләнә. Барлыгы 43 әни 100 бала үстерә, шулар арасында 45 бала ДЦП, аутизм, акылга зәгыйфь, неврологик яктан диагнозлы һәм сәламәтлекләрендә башка кимчелекләр булган балалар бар.
«Игелекле Казан» белән безнең хезмәттәшлек берничә ел элек башланды. Оешма карамагындагыларның күбесе - балалы хатын-кызлар, аларның батырлыгы һәм чыдамлыгы хөрмәткә лаек. 8 Март бәйрәме уңаеннан без бушлай төрле чаралар оештыручы, башка ата-аналарны өйрәтүче һәм ялгыз өлкән кешеләргә шефлык итүче волонтер әниләргә рәхмәт белдерергә һәм аларның күңелләрен күтәрергә теләдек», – дип билгеләп үтте «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖ генераль директоры Әүфәр Галиев.