“Касперский лабораториясе” халыкның белемен арттыру буенча өченче ел рәттән “Цифрлы ликбез” бөтенроссия агарту проектында катнаша. Яңа сезонда компания «Цифрлы икътисад» коммерциягә карамаган автоном оешма (АНО) белән бергә, Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлар министрлыгы катнашында, «Белешмәләр икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итү йөзеннән актуаль кибер янаулар турында видеороликлар әзерләгән.
Беренче ролик онлайн-груминг темасын ача, олы кеше үзенең әхлаксыз гамәлләрен алга таба бала аша тормышка ашыру өчен баланың ышанычын яуларга тырыша. Икенче ролик мошенникларның популяр кликер-уеннар аша ничек итеп балаларның шәхси белешмәләрен алырга һәм аларның ата-аналарының акчаларын үзләштерергә тырышулары турында сөйли. Алданмаска өйрәтә торган видеороликлар һәм аларга методик материаллар
http://цифровойликбез.рф сайтында урнаштырылган.
“Цифрлы ликбез”ның яңа сезонында без интернеттан актив файдаланучы бүгенге яшүсмернең нинди авыр хәлдә калырга мөмкин булуын күрсәтергә тырыштык. Безнең бурыч - укучыларны төрле онлайн-мошенниклыкны танырга һәм үзләре турындагы белешмәләрне һәм үзләренең аккаунтларын якларга өйрәтү. Видеороликлар укучылар өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары өчен дә файдалы. Өлкәннәргә - бу материалларны балаларны үзләренең цифрлы чикләрен төзергә, үзләренең шәхси тормышын якларга һәм тәнкыйди фикерләүне үстерергә өйрәтү өчен кулланырга тәкъдим итәбез”, - дип аңлатма бирә Андрей Сиденко, балаларның онлайн-иминлеге буенча “Касперский лабораториясе” юнәлеше җитәкчесе.
Видеороликлар ярдәмендә балалар интернетта үзләрен ничек итеп курыкмыйча тотарга кирәклегенә өйрәнәләр һәм шул ук вакытта интерактив форматта цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен дә күтәрә алалар. Яшь буында әлеге күнекмәләрне булдыру цифрлы иминлекне тәэмин итүгә, кибермошенниклыкка каршы көрәш чараларына һәм Россиядә квалификацияле ИТ-кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты бурычларына туры килә.