Министрлыкта терлекчелек продукциясен җитештерү һәм сату темасына фикер алыштылар

2025 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены кысаларында Министрлыкта «Терлекчелек: продукцияне җитештерүдән алып сатуга кадәр» дигән темага дискуссия мәйданчыгы оештырылды.  Форумда катнашучылар авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш перспективалары турында фикер алыштылар һәм хуҗалык алып бару тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Дискуссия мәйданчыгы эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты. Үз чыгышында ул терлекчелек буенча 2024 елга йомгаклар ясады һәм 2025 елга бурычлар турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, республикада барлык категория хуҗалыкларда 854,9 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 317,0 мең баш сыер, дуңгызлар - 463,6 мең баш, сарыклар һәм кәҗәләр - 280,8 мең баш, кош-кортлар -18,4 млн баш.

Соңгы 6 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда сөт җитештерү 23,4%ка, сугым өчен тере үлчәмдә терлек һәм кош-корт сату - 1,2%ка, йомырка җитештерү 15,7%ка арткан.

“2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә сөт җитештерү буенча беренче урында тора, ул Россия Федерациясендәге гомуми күләмнең 6,7%ын җитештерә, йомырка җитештерү буенча - 7 урында (Россия Федерациясе буенча тулаем күләмнән 3,4%), тере үлчәмдә терлек һәм кош-корт җитештерү буенча 8 урында (Россия Федерациясе буенча тулаем күләмнән 3,0%)”, - дип ассызыклады Гөлүс Баязитов.

Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Җан башына сөт куллану нормасын 61%ка артыграк җитештерәбез, итне - 18%ка, йомырканы 32%ка күбрәк җитештерәбез.

Хәзерге вакытта республика территориясендә эре инвесткомпанияләр үзләренең җитештерү эшчәнлеген алып бара: «Ак Барс» ХК АҖ, «Красный Восток «ГК» ҖЧҖ, «Агрокөчләр» АҖ, «Агроинвест» ИК ҖЧҖ, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «Союз Агро» ҖЧҖ, «Чистай» ХК АҖ, «Камский Бекон» ҖЧҖ, «ЭкоНива»ДК.

Бүгенге көндә республика территориясендә түбәндәге эре инвесткомпанияләр үзләренең җитештерү эшчәнлекләрен алып баралар: «Ак Барс» ХК АҖ, «Красный Восток» компанияләр төркеме» ҖЧҖ, «Агросила» АҖ, «АгроИнвест» ИК ҖЧҖ, «Август-Агро» ИК ҖЧҖ, «Союз Агро» ҖЧҖ, «Чистополье» ХК АҖ, «Камский Бекон» ҖЧҖ, «ЭкоНива» компанияләр төркеме.

“Шулай ук республикада терлекчелек фермалары һәм комплекслары төзү, терлекләрне үрчетүне яхшырту өчен терлекләрне идентификацияләүнең бердәм системасын кертү, терлекләргә идарә итү һәм ашатуга идарә итү программаларын гамәлгә кертү, рационны сыйфатлы баланслау һәм аралаштыру өчен азык үзәкләре булдыру буенча актив эш дәвам итә. Бүгенге көндә дүрт азык үзәге төзелә: Зеленодольскида «Красный Восток Агро», Тәтеш районында Татарстан А/Ф һәм Сафиулова КФХсы һәм Саба муниципаль районында «Курсабаш»”,- дип билгеләп үтте министр урынбасары Гөлүс Баязитов.

“Бүгенге көндә республиканың 188 хуҗалыгы цифрлы системалар белән эшли, аларда 162 мең сыер тупланган, бу авыл хуҗалыгы оешмаларындагы савым сыерларының 74%ын тәшкил итә. Һәм бу хуҗалыклар барлык сөтнең 79%ын җитештерәләр”, - дип сөуйләде ул.

Гөлүс Баязитов шулай ук, терлекчелектә югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүгә дәүләт ярдәме дә ярдәм итә, дип ассызыклады. Агымдагы елда терлекчелек тармакларына ярдәм итүгә 2 млрд 769,7 млн.сум каралды.

Аннары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов чыгыш ясады, ул катнашучыларга Татарстан Республикасы ветеринария хезмәтенең эпизоотик иминлекне булдыруга ярдәм итү буенча алып бара торган эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

“Кәүсәр” АХҖК рәисе Фәрит Хәйретдинов үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул үзенең терлекчелек өлкәсендәге эшчәнлеге нидән башлануы һәм бу юнәлештә нинди уңышларга ирешүе турында сөйләде. Үрдәкләр үстерү, җитештерү һәм эшкәртү мәсьәләсенә җентекләп тукталды.

Җыен барышында терлекчелек өлкәсендә инновацион технологияләр, җитештерелә торган продукциянең сыйфат һәм экологик стандартлары турында фикер алыштылар. Катнашучылар яңа идеяләр белән уртаклаштылар, авыл хуҗалыгын перспективалы үстерү һәм татар авылларының икътисадын ныгыту темасына фикер алыштылар.

Әлеге чара Россиянең, шул исәптән Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә юнәлдерелгән «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. Шуның нәтиҗәсендә илдә барлык кирәкле продуктлар һәм дөнья базарында позицияләрне ныгыту өчен мөмкинлекләр күбрәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International