Марат Җәббаров XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашты

2025 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров озата йөрде. Чара «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында узды.

Бөтендөнья татар конгрессы 26 - 28 февраль көннәрендә XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенын үткәрде. Быел җыенга Россиянең 46 төбәгеннән, Татарстанны да кертеп, 900дән артык катнашучы җыелды. Делегатлар арасында кече бизнес, фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре бар.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов илнең төрле төбәкләреннән продукция һәм халык кәсепләре товарлары җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсен карап чыкты. Экспозициядә хәләл продукция, бизәнү әйберләре, милли кием элементлары, шулай ук махсус хәрби операция (СВО) зонасында хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итүче иҗтимагый оешмалар күргәзмәсе дә оештырылган иде.

XIII Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында Татарстан Республикасының кече хуҗалыклары агросәнәгать комплексы продукциясен тәкъдим иттеләр. Алар арасында «Кәүсәр» АХҖК, «Балкыш» АХҖК, «Дувановские Сады» сату-тәэмин итү авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, «Актаныш казлары» сату-тәэмин итү авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, «Агыйдел» сату-тәэмин итү авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, «Агро Лидер» сату-тәэмин итү авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы, һәм И.И. Исхаков КФХсы бар иде.

Очрашуның модераторы - ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиев. Делегатлар фермер хуҗалыкларын һәм бизнес проектларын үстерү, хәйрия эшчәнлеге турында сөйләделәр, шулай ук авыл территорияләрен үстерү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга Татарстанга игътибарлары һәм республика белән эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгытырга омтылулары өчен рәхмәт белдерде. “Безнең өстенлекле бурычыбыз - туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу. Бездән башка моның белән беркем дә шөгыльләнмәячәк. Бу эштә дә сез - безнең ышанычлы таянычыбыз. Без сезгә рәхмәтле. Экуар буларак, сез башкаларга эш бирәсез, авыл халкына булышасыз, авылларыгызны төзекләндерүдә катнашасыз. Сезнең барлык теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне без игътибарга алачакбыз. Барыгызга да рәхмәт, алга таба да уңышлар телим!”- диде Татарстан Рәисе.  

Аннары Рөстәм Миңнеханов татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, милләтара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлешләре, зур тырышлык күрсәткәннәре өчен республика бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International