ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2017 ел
сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында мәгълүмати-консультация бригадалары эше форматында авыл халкына мәгълүмати характердагы ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе субъектлары катнашында видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмә узды.


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмалары саны елдан-ел арта.

2017 елның 18 сентябренә Татарстанда 4668,2 мең тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш – 34,1 центнер.

2017 елның 17 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-күрсәтмә үзәгендә «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узлы.


16
сентябрь, 2017 ел
шимбә

“Зәй шикәре” ААҖендә яңа шикәр чөгендере уңышын эшкәртү дәвам итә.

Татарстан буенча бөртекле культураларны тагын 170 мең гектар чамасы җыясы калган.

16 сентябрьдә Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын свтиу буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны ачылды.


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның 16 сентябрендә Казанда, Чаллыда, шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны башлана.

Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль район «Агро-Престиж» ҖЧҖенең «Уразаево» бүлекчәсе кырларында бар куәткә бәрәңге җыялар. Кырларда өч бәрәңге җыю комбайны эшли.

2017 елның 17 сентябрендә Казан дәүләт аграр университетының укыту-күрсәтмә үзәгендә «Татарстанның бакча һәм йөзем җимешләре» күргәзмә-ярминкәсе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International