ТИПКА базасында сөт җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

“Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” (ТИПКА) өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Сөт җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру» темасына семинар узды. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Агро-Матик» компаниясе оештырдылар.

Уку вакытында Татарстан Республикасының сөт терлекчелеген үстерү, савым сыерларының югары продуктивлылыгына ирешү, савым сыерларын ашату һәм карау, сыерларның физик халәтенә аксымлы концентратларның тәэсире турындагы һәм башка мәсьәләләр каралды.

Килүчеләргә “ТИПКА” өстәмә һөнәри белм бирү ФБДФУ ректоры Николай Якушкин, «Агро-Матик» ҖЧҖнең генераль директоры Андрей Ставцев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов, Россия дәүләт аграр университеты - К.А.Тимирязев ис. Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясе (РГАУ-МСХА), Түбән Новгород дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе белгечләре һәм башкалар лекцияләр укыдылар.

Семинарда катнашучыларда ак люпин үстерү технологиясе һәм терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәллелеген күтәрүдә аны куллану зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International