Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының “Игенче” ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре һәм бухгалтерлары катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда АПК предприятиеләренең матди-техник базасын үстерүгә акчалар кертүнең нәтиҗәлелеге турындагы мәсьәләләр каралды, 2014-2017 елларда төзелгән авыл хуҗалыгы җитештерүе объектлары буенча йомгаклар ясалды, шулай ук 2020 елга кадәр бурычлар билгеләнде.
Чара барышында, быел районның күп хуҗалыкларында яңа терлекчелек объектлары төзү һәм булганнарын ремонтлау буенча эш алып барылды, дип билгеләп үтелде. Бу юнәлештә актив эшләүчеләрдән – «Агролак» ҖЧҖ – 50 млн. сум керткән, «Алан» ҖЧҖ – 39,9 млн. сум, «Игенче» ҖЧҖ – 29,1 млн. сум һәм «Теләче Агро» – 23,1 млн. сум.
Шул көнне тагын бер яңа бина – “Игенче” ҖЧҖендә 300 башка исәпләнгән бозаулар бинасы ачылды. Объектның смета хакы – 14 млн. сум. Хуҗалык белгечләрен Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов һәм районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәлиф Низаметдинов котладылар.