«ТатНИИСХ» ФБДФУ һәм Байчен авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе белгечләре арасында хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар

2017 елның 28 ноябре, сишәмбе

Кичә, 27 ноябрьдә, «ТатНИИСХ» ФДБФУендә Кытай Халык Республикасының Цзилинь провинциясеннән Байчен авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе президенты Жен Чань Чжун җитәкчелегендәге делегация булды. Делегация составында шулай ук Байчен авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең солы буенча фәнни-тикшеренү институты директоры Вин Чунь Лунь, Цзилинь провинциясе Фән һәм техника департаментының халыкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Пяо Мин Ай бар иде.

«Татарстанның авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ФДБФУ директоры Марсель Таһиров кунакларны институтның тикшеренүләр юнәлешләре һәм казанышлары белән таныштырды. Делегация әгъзаларын аеруча уҗым культуралары, арпа, карабодай, соя, солы һәм бәрәңге селекциясе буенча тикшеренүләр кызыксындырды.

Үз чиратында, Жень Чань Чжун Байчен авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды. Аның әйтүенчә, академиядә төп игътибарны солы культурасына бирәләр. Кытайда солыны терлекләр азыгы өчен үстерәләр, аннан азык-төлек продуктлары әзерлиләр, ә орлыклары косметологиядә һәм медицинада киң кулланыла.

Очрашу барышында Байчен авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе галимнәре «ТатНИИСХ» ФДБФУнең селекция материалын кулланып башкарылган карабодай селекциясе буенча эшләү нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Кытай җирендә сортлар үзләрен яхшы күрсәткәннәр, карабодай уңышы бер гектардан 18 центнерга кадәр җиткән.

Шуны да әйтергә кирәк, «ТатНИИСХ» ФДБФУ һәм Байчен авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе галимнәренең мондый очрашуы беренче тапкыр гына түгел. 2015 елдан башлап алар карабодай селекциясе буенча фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү кысаларында бергәләп эшлиләр. «ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре Кытайда берничә тапкыр булдылар һәм анда академиянең фәнни лабораторияләре һәм тәҗрибә кырлары белән таныштылар. Шул визитлар вакытында авыл хуҗалыгы культуралары селекциясендә, генетикасында һәм биотехнологиясендә тәҗрибә алмашу буенча стажировкалар уздыру турында килешкәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International