Казанда Татарстан Республикасы авыл яшьләренең IV Форумы узды. Чарада “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИОның район бүлекчәләреннән 70тән артык активист катнашты.
Форумның беренче көне берләшүгә һәм команда туплауга тренинглардан, шулай ук Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе эшчәнлеге белән танышудан башланды. «Битва умов» (“Акыллар көрәше”) интеллектуаль уен авторы Тимур Фәттахов авылда яшьләр ялын оештыру темасына түгәрәк өстәл үткәрде. «Авыл туризмы” төбәк ассоциациясе рәисе Руфия Мөхәммәдиева белән очрашу да кызыклы узды. Ул туризм төрләре, партнерлар эзләү һәм иганәчеләр җәлеп итү мөмкинлекләре турында сөйләде.
Шулай ук социаль әһәмиятле проектлар эшләү, ораторлык сәнгате буенча мастер-класслар үткәрелде.
Форумның икенче көнендә катнашучылар «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. “Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИОның башкарма директоры Илмира Хәйбуллова катнашучыларга авыл яшьләренә ярдәм чаралары, үткәрелә торган конкурслар турында сөйләде.
Моннан тыш, авылда социаль проектлаштыру нигезләре буенча тренинг үткәрелде. Аны «Татарстан Республикасының ихтыярыйчылык үзәген үстерү” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы (РМОО) директоры Анна Синеглазова үткәрде. Ул проектлаштыру, проектларны эшләү нигезләре, шулай ук аларны алга таба этәрү мөмкинлекләре турында сөйләде.
Форум аерым активистларны бүләкләү тантанасы, шулай ук бию флешмобын уздыру белән тәмамланды, анда сменаны оештыручылар да катнашты.