Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының ябылу тантанасы узды

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатынның ябылу тантанасы узды. Катнашучылар 27-29 ноябрь көннәрендә 91 компетенция буенча ярыштылар, ә яшүсмерләр (JuniorSkills) – 23 компетенция буенча.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 5 компетенция беркетелгән иде: «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү», «Ветеринария», «Татар ашлары», «Икмәк пешерү», «Осетин пирогларын пешерү». «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча ярышлар Казан дәүләт аграр университеты базасында узды, «Ветеринария» буенча – Н. Э. Бауман ис. Каза дәүләт ветеринария медицинасы академиясе базасында, калган компетенцияләр буенча – Халыкара сервис көллияте базасында. Җиҗүчеләрне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов котлады.

«Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча ярышларда 1 нче урынны Марсель Әхмәтвәлиев (КазДАУ) алды, 2 нче урынны – Азат Тимербаев («Сарман аграр көллияте» ДАҺБУ), 3 нче урынны – Фәннур Бикмөхәммәтов («Кукмара аграр көллияте» ДАҺБУ).

«Ветеринария» компетенциясе буенча ярышларда 1 нче урынны Анжелика Таҗетдинова («Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ) һәм Валентина Колесникова (Н. Э. Бауман ис. КДВМА) алдылар, 3 нче урынны – Аделина Колесова («Мизәлә авыл хуҗалыгы техникумы») ДБҺБУ һәм Надежда Мюллер («Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ) алдылар.

«Икмәк пешерү» компетенциясендә урыннар болай бүленде: 1 нче урында – Алексей Лоскутов (Казан кооператив институты), 2 нче урында – Игорь Мишечкин (Казан кооператив институты), 3 нче урында – Әлинә Сиднева («Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте» ДАҺБУ).

«Татар ашлары» компетенциясе буенча ярышларда 1 нче урынны Рәмзия Гыйззәтуллина («Халыкара сервис көллияте» ДАҺБУ) алды, 2 нче урынны – Гөлия Хөснетдинова («Буа ветеринария техникумы» ДАҺБУ), 3 нче урынны – Валерия Гыйззәтуллина («Нурлат аграр техникумы» ДАҺБУ).

«Осетин пирогларын пешерү» компетенциясе буенча ярышларда 1 нче урынны Мәдинә Мирзабулатова (Казан кооператив институты) алды, 2 нче урынны – Рәсим Салихҗанов («Халыкара сервис көллияте» ДАҺБУ), 3 нче урынга Елена Стручкова (ГАПОУ «Алексеевск аграр көллияте» ДАҺБУ) чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International