«Ел эшкуары. Алтын йөзлек» республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, бу конкурсны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үткәрә. Аның максаты – Татарстанда бизнесны үстерүгә ярдәм итү, эшкуарлык эшчәнлегенең абруен һәм җәмгыятьтә эшкуарның статусын күтәрү.
Конкурс бизнесмынның эшкуарлык талантын һәм эшкуарлык өлкәсенә, үз тармагына һәм тулаем республик икътисадына керткән өлешен бәяли. Җиңүчеләр 10 номинация буенча билгеләнәчәк: «Җитештерү», «Импортны алыштыру», «Предприятие – экспортлаучы», «Югары һәм инновацион технологияләр өлкәсе», «Төзелеш», «Транспорт», «Авыл хуҗалыгы», «Хезмәт күрсәтүләр өлкәсе», «Социаль өлкәдә эшкуар», «Яшь эшкуар».
Конкурста катнашу өчен 2017 елның 10 декабренә кадәр http://100rt.ru сайтында анкета тутырырга кирәк.
Конкурста җиңүчеләр өчен республиканың профильле министрлыклары һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләреннән торган комиссия генә түгел, ә конкурс сайтында ачык тавыш бирү юлы белән һәркем үз тавышын аерым дәгъва кылучыга бирә ала.