Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Туймәт авылыннан Кәримовлар хуҗалыгында 30 баш эре мөгезле терлек тоталар

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Туймәт авылыннан Фәнисә һәм Мидхәт Кәримовлар быел республика конкурсында “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык» номинациясендә җиңүче булдылар. Алар бүләкне авыл халкының активлыгын күтәрү мәсьәләләре буенча ноябрь аенда Әлки районында узган зона семинар-киңәшмәсендә алдылар.

Бүгенге көндә Кәримовлар гаиләсе үз хуҗалыкларында 30 баш эре мөгезле терлек тоталар, шуннан – 15 баш савым сыеры, сарыклар һәм атлар. «Без элек тә күп терлек асрый идек, – дип сөйли Мидхәт Кәримов. – Моннан берничә ел элек 200 мең сум күләмендә субсидия алдык һәм мини-ферма төзедек. Район бушлай ике саву аппараты бирде. Хәзер без һәркөнне 100 килограммнан артык сөт сатабыз».

Кәримовлар терлек азыгын үзләре әзерли. «Безнең 56 гектар җиребез бар. Кышка азыкны җитәрлек итеп әзерләдек. Күптән түгел яңа склад төзи башладык», – дип сөйләде Мидхәт Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International