Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча фикер алыштылар

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы техникасын 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Фиекер алышуда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге белгечләре, «Агромастер» ПК” ҖЧҖ, «Сабагро» ҖЧҖ, «Агромашальянс» сәүдә йорты (ДТ)” ҖЧҖ, «Татагролизинг» АҖ, «Чистай-Агросервис» ҖЧҖ, «Тарос» МК” ҖЧҖ, «Проминтел-Агро» ҖЧҖ, «Арча регионтехүзәге» ҖЧҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Киңәшмә барышында АПК предприятиеләре вәкилләре республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре белән уздырыла торган эшләр турында сөйләделәр, запас частьләргә заявкалар күләмнәре турында мәгълүмат бирделәр, шулай ук 2017-2018 еллар чорында хезмәт күрсәтүләргә һәм товарларга бәяләр турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International